АЛТЫНОРДА
Новости Казахстана

[:ru]Татар кызы[:]

[:ru]

3_28928_pic_tatar-kiziМин татарны күзләреннән таныйм,
Карашыннан таныйм мин аны.
Карашлары аның мәхәббәтле,
Күзләрендә балкый иманы.

Күзләрендә балкый бар үткәне,
Гасырларның тирән эзләре.
Сагыш аша карый бу дөньяга
Хәсрәт эчкән татар күзләре.

Кайда гына аны очратсам да –
Бер картмы ул, әллә сабыймы –
Күңеленең сихри матурлыгын
Күзләренә карап таныймын.

И татарның күңел көзгеләре!
Укыйм сезгә «Сәҗдә» сүрәсен.
Бу дөньяда татар күзләренең
Беркайчан да нуры сүнмәсен!

[:]